Салават: «Сәхнә – «Пирамида»ныкы, ә тамашачы – минеке»
Узган шимбәдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Болгар радиосы» V Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара, гадәттәгечә, сәхнәдә иң популяр артистларны, ә залга иң зәвыклы тамашачыларны җыйды. Әйтергә кирәк, сәхнә бизәлешендә дә, алып баручыларның киемнәрендә дә миллилек өстенлек итте.